news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай һәм Спас районнары ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда

Февральдә муниципалитетлар ТАССР төзелүгә багышланган алтыдан алып ундүрткә кадәр чара үткәрәчәк.

Чистай һәм Спас районнары ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чистай, Спас һәм Питрәч районнары февральгә планлаштырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда бара. Әлмәт, Буа һәм кайбер башка районнарда мондый чараларны гомумән үткәрелмәгәнлеге билгеле булды. Бу хакта Хөкүмәт Йортында «ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру» киңәшмәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов хәбәр итте.

«Муниципаль берәмлекләрдә планлаштырылган чаралар саны буенча Чистайда — ундүрт, Спаста һәм Питрәчтә  алтышар чара узган, алар алда бара. Шул ук вакытта уздырырга ниятләмәгән кайбер районнар да бар. Болар — Актаныш, Әлмәт, Балтач, Буа, Алабуга, Кукмара, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнары», — диде ул.

Чараларны оештыруга иҗади якын килүне Ютазы районы «Туган як көйләре» проекты, Чистай районы «Тарих-йөзләрдә» проекты белән, үзәк китапханә буенча «Минем республика — Татарстан» дип исемләнгән виртуаль сәяхәтләре булган Сарман районы күрсәтә, дип билгеләп үтте Ленар Хәкимҗанов.

Шулай ук агымдагы елның февралендә үзешчән башкаручы ветераннар арасында «Балкыш-Сияние» дигән республика фестиваленең район турларына, «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган район турларына, герой-шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган чараларга старт биреләчәк.

Бу айда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар Татарстаннан читтә дә үткәреләчәк — Свердловск өлкәсендә танылган татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган «Татар ашлары көннәре» булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100