Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакай районында Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган кичә узачак
Танылган баянчы эшли башлаган клубка истәлек тактасы урнаштырылыр дип көтелә.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 4 майда 10:00 сәгатьтә Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Шәфәгать Салихов истәлегенә “Бер егет гармун сайлый” дип исемләнгән кичә узачак. Ул баянчының туган авылы – Татар Шуганы авылында оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәнең оештыручысы Илдар Гади сөйләде.
“Узган елны мин “Бер егет гармун сайлый” кичәсен оештырып җибәрдем һәм анда Шәфәгать Салихов үзе дә катнашкан иде. Шуннан соң без Шәфәгать белән ел саен Азнакай районында бу бәйрәмне үткәрергә сөйләштек. Кызганыч, быелгы кичә ансыз үтәчәк”, - диде ул.
“Авылда музей ясап җибәреп, Шәфәгать эшли башлаган клубка истәлек тактасын урнаштырырга ниятлибез. Бу идеяне авыл җирлеге рәисе хуплап алды”, - дип сөйләде Илдар Гади.
Искә алу кичәсендә татар эстрадасы артистлары, Татарстан гармунчылары, баянчылары катнашачак. “Артистлардан Фидан Гафаров, Фән Вәлиәхмәтов, баянчы Инсаф Хәбибуллин, Яр Чаллы мәдәният йорты җырчылары катнашырга теләк белдерде”, - дип сөйләде ул.
Сценарий һәм программаны Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов, Чаллыдагы концерт зал директоры Фәнил Салихов төзи. Кичәдән соң, Шәфәгать Салиховның каберенә зыярәт кылыначак, аның рухына багышлап, авыл мәчетендә Коръән укылачак.
- Шәфәгать Салихов 27 октябрьдә Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, һәлак булды. Шәфәгать Салиховка 13 августта 60 яше тулган иде. Ул татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак мәгълүм. Аның уйнавына кушылып, Салават Фәтхетдинов "Урсал тауда", "Әнкәмнең догалары" җырларын башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз