Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде
Азат Кадыйров Фәнил Әһлиуллин урынына Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Элегрәк республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булган Фәнил Әһлиуллин ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Яңа вазифада ул Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга кураторлык итәчәк.

Азат Рифкать улы Кадыйров 1973 елның 29 августында Казанда туган. Казан дәүләт технология университетын, аннары Дәүләт идарә университетын тәмамлаган. 1993-1999 елларда Казанның төрле предприятиеләрендә эшләгән.
1999-2001 елларда - ТР Балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитетының социаль-икътисади проблемалар бүлеге баш белгече. 2001-2005 елларда - ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының стратегик үсеш, бюджетны планлаштыру һәм контроль бүлеге баш белгече.
2006-2009 елларда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының туриндустрияне үстерү бүлеге баш белгече, әйдәп баручы киңәшчесе, программаларны үстерү һәм рекламацияләү бүлеге башлыгы урынбасары вазифаларын били.
2009-2020 елларда - «XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкарма дирекциясе» (соңрак исеме «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы итеп үзгәртелде) директор урынбасары, генераль директорның беренче урынбасары һәм генераль директоры.
2020 елның февраленнән Азат Кадыйров Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары булып эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз