news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе Фәнил Әһлиуллинны вице-премьер вазифаларын башкаручы итеп билгеләде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән Фәнил Әһлиуллин вице-премьер вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Закон чыгару нормалары нигезендә, аның кандидатурасы Премьер-министр урынбасары сыйфатында Татарстан Дәүләт Советында килештерү процедурасын узарга тиеш, аңа кадәр ул вице-премьер вазифаларын башкаручы булып эшләячәк.

Фото: © Рамил Гали

Юридик белеме һәм Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләү тәҗрибәсе булган Фәнил Әһлиуллин Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу мәсьәләләренә кураторлык итәчәк.

Моңа кадәр Әһлиуллин 2019 елның сентябреннән республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифасын биләде. Әлеге вакантлы вазифага Татарстан җитәкчесе указы белән элек Россия спорт министрының беренче урынбасары булып эшләгән Азат Кадыйров билгеләнде.

Соңгы ике елда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга кураторлык иткән Евгений Варакинның республикага әйләнеп кайтуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Татарстан бу ике шәһәрне шефлыкка алды. Биремне уңышлы үтәп, Варакин республика районын җитәкләячәк, ә фронт буендагы шәһәрләргә тиздән яңа куратор китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100