Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров: Татар яшьләре көннәренә килүчеләр арасында татар телен белүчеләр кими бара
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Аның чыгышында туган телне саклау, яшьләр проектлары һәм милли массакүләм мәгълүмат чараларының киләчәге хакында сүз барды.
«Мондый җыелыш һәм фикер алышулар бик файдалы, кирәкле. Шундый аралашу булганда, тел, тарих һәм гореф-гадәтләр саклана. Күп еллар дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы, аның яшьләр бүлеге һәм безнең министрлык карамагындагы «Идел» яшьләр үзәге татар яшьләре белән актив эшчәнлек алып бара», – диде министр.
Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Татар яшьләре көннәренә килүче кунаклар саны елдан-ел сакланса да, башка төбәкләрдә татар телен куллану мохите җитәрлек булмау сәбәпле, татарча сөйләшүчеләр кими бара.
«Сез бергәләп җыелып, татар оешмаларына берләшеп, татар телен сакларга булышасыз. Үзегезне дә үстерәсез, телне саклауга да зур өлеш кертәсез. Мондый эшләр киләчәктә дә дәвам итсен. Татар телендә сөйләшергә оят булган вакытлар бар иде, хәзер, Аллаһка шөкер, андый чор үтте. Татарстанда 200гә якын милләт яши һәм һәркем үз телендә сөйләшә ала. Сөйләшергә генә түгел, балаларны туган телдә тәрбияләргә дә бөтен шартлар бар: татар балалар бакчалары, мәктәпләр эшли. Татар телендә генә түгел, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм башка телләрдә дә шундый мөмкинлекләр булуга без бик шат», – диде ул.
Яшьләр эшләре министры республикада татар яшьләре өчен гамәлгә ашырыла торган төп проектларны да санап үтте. «Сәләт» оешмасы җәйге лагерьлар һәм бәйгеләр үткәрсә, «Алдынгылар хәрәкәте» кысаларында «Татарча дискотека», «Ура, авылга!» кебек проектлар оештырыла.
«Соңгы проектта яшьләр авылдагы абый-апаларга булышып, татарча аралашып, телне бик нык үстерәләр. Үзем дә кайчандыр җәйге ялларда өч ай диярлек авылда үстем: энекәшләр, абыйлар белән көтүгә чыгып, терлек карап, печән чаптым. Әнә шул рәвешле татар теле миңа да тирән сеңеп калды», – диде Азат Кадыйров.
Ул үзенең чыгышында әдәби телнең мөһимлегенә һәм милли басмаларга да тукталды. Үзе дә көн саен китаплар укуын әйтеп, яшьләргә татарча басмаларны активрак укырга киңәш итте.
Министр шулай ук «Әйдә, ШаяРТ» татарча КВН проектын югары бәяләде һәм аның яшьләр өчен уңай перспектив майданчык булуын билгеләп үтте.
Азат Кадыйров яшьләргә татар телен саклаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм «Акыл фабрикасы»нда яңа идеяләрнең алга таба тормышка ашуына өметен белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз