Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азат Кадыйров: «Татарстан яшьләре» форматында яңа интернет-газета оештырырга кирәк
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара барышында ул милли матбугатның хәзерге хәле, шул исәптән «Татарстан яшьләре» газетасының язмышы хакында сөйләде.
«Татарстан яшьләре» дигән 105 еллык тарихы булган газетабыз бар иде, ул 1920 елдан бирле чыккан газета. Финанс яктан кыенлыклар булганга күрә, ул чыгудан туктады (газета 2026 елның башыннан бирле чыкмый – авт.), «Татарстан яшьләре» башка басылмый, әмма татар яшьләре өчен шундый форматта яңалыклар тупланган интернет-газета оештырырга кирәк дип саныйм», – диде ул.
Шулай ук Азат Кадыйров үз чыгышында туган телне саклау, яшьләр җәмәгать оешмаларының инициативалары һәм милли контентны заманча санлы мәйданчыкларда үстерү мөһимлеген әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз