news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат Галәмшин: Мәскәүдә сабантуйны татар-башкорт милли бәйрәме буларак уздырабыз

«Мәскәүдә татарлар һәм башкортлар бүленмәсен өчен, бердәм булу өчен шулай әйтәбез», - ди халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры.

Азат Галәмшин: Мәскәүдә сабантуйны татар-башкорт милли бәйрәме буларак уздырабыз
Салават Камалетдинов

Халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры, iPro.Show компаниясе җитәкчесе Азат Галәмшин Мәскәүдә халыклар мөмкин кадәр күбрәк берләшсен өчен, сабантуйны татар һәм башкорт милли бәйрәме буларак уздыруларын әйтте.

«Бу бәйрәм татарларда да, башкортларда да бар. Мәскәүдә татарлар һәм башкортлар бүленмәсен өчен, бердәм булу өчен шулай әйтәбез. Татар һәм башкорт халкының уртак бәйрәме дип игълан итәбез. Бу фикер белән Мәскәү татарлары һәм башкортлары килешә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Азат Галәмшин шундый ук сабантуе Мәскәү өлкәсендә дә уздырылуын әйтте. «Халыкларның мөмкин кадәр күбрәк берләшүен телибез», - диде продюсер. Азат Галәмшин үзен «Сабантуй бәйрәмен оештыру методикасы һәм технологиясе» семинарында Мәскәүдә яшәүче кеше буларак таныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot