news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Халиков сабантуй оештыручыларына: Иң мөһиме – тәҗрибә белән уртаклаша белү

«Безнең теләк – сабантуй уза торган җирне сайлау үзенчәлегеннән алып, аны уздырудагы барлык нечкәлекләрен халыкка җиткерү», - диде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.

Илгиз Халиков сабантуй оештыручыларына: Иң мөһиме – тәҗрибә белән уртаклаша белү
Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков төбәкләрдән килгән сабантуй оештыручылары «Сабантуй бәйрәмен оештыру методикасы һәм технологиясе» дип исемләнгән семинарында алган тәҗрибәне җитәкчеләре белән уртаклашсын иде дигән теләген әйтте.

«Семинарга Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр килде. Сер түгел, ел саен федераль сабантуйны һәм Бөтенроссия сабантуен уздыруда ажиотаж була. Эчтәлекле һәм кызыклы дәресләрдә сораулар бирергә оялмагыз. Һәр мәгълүматны үзегезгә теркәп барыгыз, төбәкләргә кайтып, шушы тәҗрибәне җитәкчеләрегезгә җиткерсәгез иде. Иң мөһиме – тәҗрибә белән уртаклаша белү», - диде Тукай әдәби музеенда узган семинар ачылышында.

Аның әйтүенчә, семинар оештыручыларының теләге – сабантуй уза торган җирне сайлау үзенчәлегеннән алып, аны уздырудагы барлык нечкәлекләрен җиткерү. «Сабантуй көрәш карау гына түгел, анда бүләк җыю йоласы һ.б. бар. Узган елдагы тәҗрибәдән чыгып, без һәрвакыт үзебезгә анализ ясыйбыз, теләкләрне исәпкә алып, программаны гамәлгә ашырабыз», - диде ул.

  • Искәртеп үтик, 11-13 майда Татарстан Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге» белән берлектә Россия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче режиссерлар, оештыручылар өчен «Сабантуй бәйрәмен оештыру методикасы һәм технологиясе» дип исемләнгән семинар-практикум уздыра.

Семинарның беренче көнендә халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры, iPro.Show компаниясе җитәкчесе Азат Галәмшин сабантуйны оештырудагы авырлыклар турында сөйләде һәм оештыручыларның сорауларына җавап бирде. «Семинарда яңгыраган мәгълүматларның кунакларга файдалы булуына өметләнәм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100