news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан шагыйре: «Казан утлары» соңгы йөз елда тиңнәре булмаган эшчәнлек алып бара

«Әдәби-мәдәни мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуы бер тамырдан туган кардәш халыкларның бердәмлегенә һәм тигезлегенә хезмәт итә», - диде шагыйрь.

Азәрбайҗан шагыйре: «Казан утлары» соңгы йөз елда тиңнәре булмаган эшчәнлек алып бара
Солтан Исхаков

Бөтендөнья Яшь төрки язучылар берлегенең киңәшмә советы әгъзасы, шагыйрь, Азәрбайҗан Республикасының  «Интеллектуаль хокук үзәге» директоры Илгар Төркуглы «Казан утлары» журналы соңгы йөз елда әдәби-мәдәни мөнәсәбәтләрдә тиңнәре булмаган эшчәнлек алып барганлыгын әйтте.

«Азәрбайҗан һәм Татарстан арасында әдәби-мәдәни мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуы бер тамырдан туган кардәш халыкларның бердәмлегенә һәм тигезлегенә хезмәт итә», - диде ул «Татар-информ»да «Казан утлары» журналының йөз еллыгы уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.

Илгар Төркуглы әйтүенчә, Азәрбайҗан укучылары татар әдәбиятының иң танылган әдипләре - Кол Гали, Кол Шәриф, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Кави Нәҗми, Муса Җәлил һ.б. әсәрләерн Азәрбайҗанда яратып укыйлар.

«Азәрбайҗан яшьләренең әсәрләрен «Казан утлары» журналы битләрендә еш күрәбез. Азәрбайҗан һәм төрки әдәбият җәмгыятьләрендә танылган авторларның шигырьләре «Казан утларын»ың йөз еллыгы уңаеннан әзерләнгән журналда тәкъдим ителә», - диде ул.

Азәрбайҗан коллегалары татар каләмдәшләрен журналның юбилее белән котлап, «Казан утлары - 100» дигән китап чыгарган. Китапта кереш сүздә авторларның автобиографиясе һәм татарча шагыйрьләрнең азәрбайҗан телендәге тәрҗемәләре бастырылган. Шул уңайдан, Илгар Төркуглы Азәрбайҗан яшьләр берлеге һәм Яшь төрки берлек исеменнән коллегаларын котлап, аларга уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100