news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Заһриев "Рамазан Фест" Ураза гаетенең асылын тоярга ярдәм итә дип саный

"Мөселманнар гына түгел, башка дин әһелләре дә Рамазан аенда игелекнең күбрәк эшләнгәнен белсен иде", - ди “Рамазан Фест” бәйрәмен алып баручы.

Айрат Заһриев "Рамазан Фест" Ураза гаетенең асылын тоярга ярдәм итә дип саный
Михаил Захаров

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда беренче тапкыр үтүче “Рамазан Фест” бәйрәменең алып баручысы Айрат Заһриев әлеге чара ярдәмендә Ураза гаетенең асылын тоеп була дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бүген, ураза гаетендә мәдрәсә һәм мәчетләрдә төрле бәйрәмнәр узганын беләбез. Ә без барысын да берләштерергә теләдек һәм бәйрәмнең “тәмен” күрсәтергә ниятләдек”, - диде ул.

Айрат Заһриев гадәти булмаган сценарий төзегәнен әйтте. “Мин – әти ролендә, улым Мансур белән гаилә темасына фикер йөртәбез. Бигрәк тә, гаилә кыйммәте, аның асылы турында сөйләшәбез. Барлык мәсьәләгә дә һәр кешегә аңлашылырлык итеп, кагылабыз”, - диде ул.

“Мөселманнар гына түгел, башка дин әһелләре дә кешеләрнең Рамазан аенда бер-берсенә тагын да яхшы, игелекле мөнәсәбәттә булганын аңласын иде”, - дип сөйләде алып баручы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100