news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Пенсия яшен арттыру – яшәү сыйфатын яхшыртуга таба бер адым

Депутат фикеренчә, бу - пенсионерларның яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк.

Айрат Фәррахов: Пенсия яшен арттыру – яшәү сыйфатын яхшыртуга таба бер адым
Михаил Захаров

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

«Икътисадчы буларак минем позиция мондый: бу мәсьәлә ничек кенә эмоциональ булмасын, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. Бу – пенсиянең күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде парламентарий.

Аның сүзләренчә, лаеклы ялга чыкканда пенсиянең күләме хезмәт хакының нибары 40 процентын тәшкил итә һәм моңа юл куярга ярамый.

«Без әлеге мәсьәлә хакында озак еллар дәвамында фикер алышмаган илләрнең берсе. Россиядә пенсияләрне финанслауга 3,5 триллион сумга якын (бу – федераль бюджетның биштән бер өлеше дигән сүз) акча сарыф ителә. Аларны инвестицияләргә, яшәү сыйфатын арттыруга тотып булыр иде», - дип саный депутат.

«Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышканда пенсиянең күпмегә артачагын аңлау мөһим. Бу - пенсионерларның яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк мөһим адым», - дип сүзен йомгаклады Айрат Фәррахов.

  • Айрат Фәррахов югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк диде. Аның фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме артканнан соң, югары һәм түбән квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакы арасындагы аерма кимегән.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100