ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Икътисад

Айрат Фәррахов: Югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк

7 май 2018, 10:35 , Фото: Михаил Захаров

Айрат Фәррахов: Югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк Депутат фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме артканнан соң, югары һәм түбән квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакы арасындагы аерма кимегән.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Минималь хезмәт хакы күләмен 11 163 сумга кадәр күтәреп, без югары һәм түбән квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакы арасындагы дифференциацияне киметәбез. Шуңа күрә кешедә стимул барлыкка килсен өчен, югары квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакын арттырырга кирәк», - дип саный парламентарий.

  • 1 майдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр артты. Бу дүрт миллион кешегә кагылды. Аларның яртысы – бюджет тармагында эшләүчеләр. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10