Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов: Марат Садыйков – тармакта иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе
Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат республиканың яңа сәламәтлек саклау министрын конфликтлы булмавы белән абруйлы, дип исәпли.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның яңа сәламәтлек саклау министры тармакта иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе. Бу фикерне “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшүдә Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат, республиканың сәламәтлек саклау экс-министры Айрат Фәррахов белдерде.
Марат Садыйков табибтан министр вазифасына кадәр күтәрелгән кеше, дип билгеләп үтте парламентарий.
“Марат Наил улы Садыйковны конфликтсыз кеше дияр идем. 7нче хастаханәне төзегәч, өч коллективны, элеккеге 7нче хастаханә, ашыгыч медицина ярдәме коллективын да кертеп, берләштерергә кирәк иде. Марат Наил улы аларны берләштерде һәм бик яхшы коллектив туплады”,- дип билгеләп үтте Фәррахов.
Якын арада Садыйковның төп бурычы пациентларның һәм тармак хезмәткәрләренең ышанычын яулаудан гыйбарәт. Моннан тыш, ведомствоның элеккеге җитәкчесе булдырган темпны саклау һәм алга бару мөһим, диде Дәүләт Думасы депутаты.
Бүген, 14 февральдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләү турындагы боерыкны имзалады. 2008 елдан башлап ведомствоның яңа җитәкчесе шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсе баш табибы вазифасын биләгән. 2013 елдан бу көнгә кадәр ведомство башлыгы вазифасын Гадел Вафин башкарды.
"Татар-информ" Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа министрны тәкъдим итте, дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз