news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясе җитәкчесе итеп билгеләнде

Айнур Тимерханов кандидатурасын академиянең учредительләр советы утырышында бертавыштан расладылар.

Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясе җитәкчесе итеп билгеләнде
Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр фән буенча проректор булган Айнур Тимерханов билгеләнде. Бу турыда Академиянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бүген Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе — ректор вазифаларын башкаручыны билгеләү иде. Учредительләр советы әгъзалары академиянең фән буенча проректоры Айнур Тимерханов кандидатурасын тәкъдим итте. Аның кандидатурасы бертавыштан расланды», — диелә хәбәрдә. 

 «Ислам фәннәре буенча югары уку йортын җитәкләү минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Билгеле булганча, Болгар ислам академиясе Россиядә Ислам фәннәрен укыту системасының иң югары баскычында. Шуңа күрә академия алдында бөтен ил масштабындагы зур бурычлар тора», — дип үз чиратында рәхмәтен белдерде Айнур Тимерханов.

Болгар ислам академиясен 2019 елның мартыннан Данияр Абдрахманов җитәкләде. Күптән түгел аның үз вазифасыннан китүе билгеле булды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100