news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар ислам академиясенең ректоры Данияр Абдрахманов вазифасыннан китә

Ректор вазифаларын башкаручы итеп проректор Айнур Тимерханов билгеләнгән

Болгар ислам академиясенең ректоры Данияр Абдрахманов вазифасыннан китә
Владимир Васильев

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Болгар ислам академиясенең ректоры Данияр Абдрахманов вазифасыннан китә. Бу хәбәрне академия ректорының референты Гөлнара Богданова раслады.

«Безнең ректор алмашыначак. Яңа ректорның кем булачагы әле билгеле түгел. Әлегә Айнур Әхәтович Тимерханов вазифаларны башкаручы булып тора. Ул фән буенча проректор булып эшли иде», — дип сөйләде Гөлнара Богданова.

Ул ректорның китүенең сәбәпләре билгесез булуны, аның үз теләге белән китүен әйтте.

Данияр Абдрахманов 2019 елның март аенда Болгар ислам академиясенең ректоры итеп билгеләнгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot