Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Шәрипов үз фильмының Казан кинофестивалендә Гран-при аласына ышанмаган
Бүген призны Айдар Шәриповның әнисе кабул итеп алды, ул үзе хәзерге вакытта Казахстанда яңа проект буенча эшли.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Гран-при лауреаты булган "Ласковое безразличие мира" фильмының баш операторы Айдар Шәрипов мондый җиңүгә өметләнмәгәнлеген әйтте.
- XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Иң яхшы фильмы дип "Ласковое безразличие" киносы танылды.
"Режиссер Адильхан Ержанов хәзерге вакытта Франциядә. Анда аның ретроспективалары бара. Ул бу җиңүгә ышанмаган иде. Казан кинофестивале жюри әгъзаларына бик зур рәхмәт. Мин бигрәк тә Ин яхшы ир-ат ролен номинациясендә лауреат булган Куандык Дүсенбаев өчен шат. Бу аның әлеге фильмдагы икенче бүләге", - диде Айдар Шәрипов "Татар-информ" хәбәрчесе белән телефон аша элемтә вакытында.
- Адильхан Ержановның "Ласковое безразличие мира" казах фильмында төп рольне башкарган Куандык Дүсенбаев "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә лауреат булды.
Айдар Шәрипов хәзерге вакытта Казахстанда яңа проект буенча эшли. Призны Айдарның әнисе кабул итеп алды.
- "Ласковое безразличие мира" казах фильмын Казан кинофестивалендә тәкъдим итү фикерен кинофорум җитәкчелегенә "Татар-информ" агентлыгы керткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз