news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Хафизовны соңгы юлга озату мәрасиме Камал театры янында 12.00 сәгатьтә башлана

Күренекле актер туган авылында җирләнәчәк.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Күренекле артист Айдар Хафизовны соңгы юлга озату мәрасиме Камал театры янында 12.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизов йөрәге кичә тибүдән туктаган. Ул хастаханәдә дәвалана иде. Күренекле актерга 77 яшь иде.

Айдар Хафизов соңгы юлга озату мәрасиме 13.00 сәгатьтә булыр дип хәбәр ителгән иде. Бүген вакытның 12.00 сәгатькә күчерелгәнлеге билгеле булды Айдар Хафизов Камал театры алдындагы мәйданнан озатылачак.

Айдар Хафизов туган авылында җирләнәчәк.

Айдар Ха­фи­зов 1943 ел­ның 20 ма­ен­да Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1978 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Төр­ле яшь­тә­ге һәм ха­рак­тер­да­гы об­раз­лар иҗат итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot