Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Галимов: Шоу-бизнес өлкәсен беренчеләрдән булып яптылар, тик ачарга оныттылар
Халык артисты Татарстандагы вазгыятькә уңай карый һәм республика хакимияте артистларның хәлен аңлый дип саный.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов коронавирус пандемиясе чорында шоу-бизнес тармагының хәле өчен борчыла. Әлеге вазгыятькә карата фикерен ул «Яңа йолдыз» проектына багышланган матбугат очрашуында әйтте.
«Мин үзем кече эшмәкәр булып теркәлгән. Без ярты елдан артык оешманы саклап калырга тырышабыз. Әлбәттә, бу җиңел түгел. Россия масштабында да шоу-бизнес вәкилләре ризасызлык белдерә. Мин дә алар белән килешәм. Шоу-бизнес өлкәсен беренчеләрдән булып яптылар, ә ачарга оныттылар. Безне сизмиләр дә. Бу бераз рәнҗетә», — диде Айдар Галимов.
Артист фикеренчә, концертларның булмавы артистларга гына түгел, ә шоу-бизнес тирәсендәге бөтен тармакка зыян сала. Ул күп кешенең язмышын, гаиләләрен, балаларын исәпкә алырга кирәклеген әйтте. «Бер караганда, япмаган да кебек, икенче яктан, чыгымнарны капларлык мөмкинлекләр дә юк», — диде халык артисты.
Айдар Галимов Татарстандагы вазгыятькә уңай мөнәсәбәттә булуын әйтте. Ул «республика хакимияте артистларның хәлен аңлый» дип саный. Кичә үзе дә Камал исемендәге театрга барып, спектакль караган.
«Иҗат кешесенә һәрчак хәрәкәттә, тонуста булырга, иҗат итәргә кирәк. Ябып куйгач, психологик яктан бик авыр. Кайбер җирдә 25 процент урынны гына тутырырга тәкъдим итәләр. Нәрсә ул 25 процент? Ул 50 процент минус дигән сүз. Һәр төбәктә төрле вазгыять. Татарстанда артистларны аңлау күбрәк», — диде Айдар Галимов.
Җырчы кибетләр, җәмәгать транспорты халык белән тулы булуын да искәртте. «Концертларны да битлек киюне, ара ераклыгын саклауны таләп итеп оештырырга була. Концертлардан куркырга кирәкмәс иде», — дип тәкъдим итте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз