news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Барс Медиа» дәүләт акчасына үткәргән «Яңа йолдыз» проекты җиңүчеләрен игълан итәчәк

Динә Гәрәева сүзләренчә, компания үз тарихында беренче мәртәбә Хөкүмәт ярдәме белән бәйге оештырган.

«Барс Медиа» дәүләт акчасына үткәргән «Яңа йолдыз» проекты җиңүчеләрен игълан итәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ", Рифат Каюмов). 13 декабрьдә «Барс Медиа Груп» компаниясенең беренче мәртәбә дәүләт акчасына оештырылган «Яңа йолдыз» телевизион-вокаль проекты җиңүчеләре билгеле булачак. Бу турыда проектка багышланган матбугат очрашуында «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева хәбәр итте.

«Яңа йолдыз» республика күләмендә беренче мәртәбә уздырыла. Яшерен-батырын түгел, бу зур чыгымнар таләп иткән эш. Безнең тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Хөкүмәт тарафыннан акчалата ярдәм булды. «Барс Медиа Груп» моңарчы һәр проектын үз хисабына оештырып килде. Компания тарихында «Яңа йолдыз» беренче мәртәбә дәүләт ярдәме белән оештырылган проект булды», — диде Динә Гәрәева.

Музыкаль проект өч этаптан торган. Беренче этапка 18 яшьтән 35 яшькә кадәр өч йөздән артык башкаручы видео җибәргән. Икенче этапка шулар арасыннан 50 перспектив җырлаучы узган. Казанда булган кастингта жюри финалга 12 кешене сайлап алган.

Динә Гәрәева сүзләренчә, һәр финалист белән ике айдан артык дәрәҗәле белгечләр шөгыльләнгән. Бу эшкә татар эстрадасы мэтрлары да, илкүләм танылган Мәскәү белгечләре җәлеп ителгән. Мәсәлән, «Йолдызлар фабрикасы», «Йолдызлар белән биюләр» проектларының режиссеры Лина Арифуллина Мәскәүдән үзенең командасы белән килеп, финалистлар белән эшләгән. Вокал дәресләрен Россиядә танылган педагог Зоя Бабкина уздырган. «Конкурсантларның күбесе музыкаль белемсез. Белгечләр белән эшләп, алар табигатьтән бирелгән тавышларын ачты», — диде «Барс-рекордс» компаниясенең җитәкчесе.

Һәр конкурсантның кайсы танылган артист белән җырлавын, тавыш мөмкинлекләрен исәпкә алып, музыкаль продюсер хәл иткән. Сәхнәдә яңа йолдызлар белән Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Алинә Шәрипҗанова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Сафиуллин, Иркә, Алсу Әбелханова, Гөлназ Асаева, Илнат Фәрхуллин дуэт башкарачак.

13 декабрьдә билгеле булачак өч җиңүче 2021 елда «Татар җыры» фестивалендә катнашыр дип көтелә.



Галерея: «Яңа Йолдыз» телевизион проектына багышланган матбугат конференциясеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100