news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән кино төшерергә Татарстан әзер түгел дип саный Мансур Гыйләҗев

Драматург фикеренчә, хәзер татар театрларына Аяз Гыйләҗев чоры килде.

Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән кино төшерергә Татарстан әзер түгел дип саный Мансур Гыйләҗев
Султан Исхаков

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Аяз Гыйләҗевнең һәр әсәреннән кино төшереп булыр иде, ләкин без аңа матди яктан әзер түгел дип саный әдипнең драматург һәм киносценарист улы Мансур Гыйләҗев. Бу хакта ул “Татар-информ”да Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән театр декадасына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Беренче очракта ул – “Өч аршын җир”. Ләкин без масштаблы зур бюджетлы фильмнарга әзер түгел – аңа павильоннар, компьютер графикасы кирәк, - ди Мансур Гыйләҗев. – Әле кино көне килеп җитмәгән. Театрда Аяз Гыйләҗев чоры җитте, кинога да киләчәк”.

Әдипнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева фикеренчә, Аяз Гыйләҗевнең кино өчен иң әһәмиятле әсәре – “Йәгез, бер дога”.

“Аның үз язмышы да кино төшерерлек. Бу – эпопея. Аз бюджетлы фильм аның дәрәҗәсенә туры килми”, - ди Мансур Гыйләҗев.

  • Аяз Гыйләҗев әсәренә нигезләнеп 2009 елда Татарстанда “Бибинур” фильмы төшерелгән иде. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Режиссер – Юрий Фетинг.
  • Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән тупланган декада Казанда 5 – 11 ноябрь көннәрендә үтә. Декадага җиде спектакль алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100