news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 10-11 апрельдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә өч спектакль тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 апрель сәгать 19:00да Флорид Бүләковнең «Сөясеңме, сөймисеңме?», 11 апрельдә сәгать 13.00дә Алинә Хәбибуллинаның «Хәл бу ки…Салих Сәйдәшев» (12+) – драмасы, 11 апрельдә сәгать 19.00да Раффи Шартның «Башыңа төшсә» (16+) – комедиясе була.

news_right_1
news_right_2
news_bot