Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әхмәтов Туфан Миңнуллин биографиясенә нигезләнеп нәфис кинофильм төшерергә тәкъдим итте
Камал театрында узган Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган хәтер кичәсендә әдипкә багышланган кинофильм төшерергә тәкъдим ителде. Тәкъдимне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әйтте һәм ярдәм булачагын белдерде.
«Туфан Миңнуллин – язучы булуы белән беррәттән бик тынгысыз яшәгән артист та. Заманында Камал театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов шундый сүзләр әйткән: «Әгәр Туфан булмаса – татар театры ятим булыр иде. Инде безнең Туган телләрне саклау комиссиясе дә Туфан аганың иҗатын гомерлек итү максатыннан, аның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча бер-ике ел элек тулы метражлы анимацион фильм төшерде. Татарстанда Туфан ага Миңнуллин биографиясе буенча нәфис фильм төшерергә кыюлыгы булган режиссёрлар һәм сценаристлар бар икән, без комиссия исеменнән бу мөрәҗәгатьне кабул итеп тормышка ашырырга әзер», – ди ул.

Җитәкче шулай ук «Әлдермештән Әлмәндәр» – яшь буынны тәрбияләү өчен дә кирәкле һәм фәлсәфи әсәр булуын билгеләп үтте. Аннары ул шушы көннәрдә «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы буенча «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә 16 серияле телевизион сериалны тәмамлап килүләре турында әйтте. Сериалны ел азагында тамашачы карамагына чыгарырга ниятлиләр һәм кинода Туфан Миңнуллин образы булуын да билгеләделәр.

«Туфан Миңнуллин үзе дә халкын бик яраткан шәхес, ә халкы аны – үзенең улын бөек итте. Безнең республикабызның бүгенге Рәисе Рөстәм Миңнехановның да әле күптән түгел Туфан абый турында әйткән шундый сүзләре бар. «Туфан аганың әйткән бер җөмләсе – үзе бер тулы китап эчтәлеге кадәр. Менә Туфан Миңнуллин катнашында узган бик күп очрашуларда, чараларда җитди мәсьәләләрне караганда – Туфан абый бу хакта нәрсә әйтер иде икән, дип көтеп тора идек. Аның чыннан да шәхси үз фикерен кыю итеп, бәлки бик күпләргә ошамый торганны да әйтә белә торган иде», – диде ул.

Кичә ахырында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады һәм Туфан Миңнуллиның кызына чәчәк бәйләме бүләк итте. Театр фойесында Миңнуллинның пьесалары буенча куелган спектакльләрнең афишаларыннан торган күргәзмә ясалган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз