news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыру балаларның әти-әниләре: «Зәкят» фонды Рамазанның беренче көнендә үк чакырды

Авыру балаларның әти-әниләре: «Зәкят» фонды Рамазанның беренче көнендә үк чакырды
Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафонын башлап җибәрде. Фонд әзерләгән азык-төлек җыелмаларын алырга ата-аналар инвалид балалары белән бергә килгән иде. Өч балада да ДЦП диагнозы.

Люция Шәрипова кызы һәм 6 яшьлек оныгы белән килгән.

«Безне бервакытта да калдырмыйлар, гел ярдәм итеп торалар. Оныгым белән тернәкләндерү үзәгенә җыенабыз, хәзер документлар җыябыз. Барысын да аңлый, сөйләшергә тырышабыз, тик йөрми дә, утырмый да», – дип сөйләде ул «татар-информ» хәбәрчесенә.

18 яшьлек Динарның әтисе Ринат Петров «Зәкят» үткәрә торган тернәкләндерү чараларына өч еллап йөрүләрен әйтте.

«Рамазан аеның беренче көнендә үк ярдәм бирергә чакырдылар. Монда һәркөнне балалар белән шөгыльләнәләр, тернәкләндерү үзәкләренә барырга ярдәм итәләр. Хәзер тернәкләндерү үзәкләренә йөрмибез диярлек, чөнки хәзер бала үсте, анда эләгүе авыр. Бала үскән саен авыррак, кечерәк вакытта күбрәк ишекләр ачык», – дип сөйләде ул.

Зөһрә Кадыйрованың кызы Ландыш белән Динар Петровның яшь аермасы бер ай гына икән. Гаиләләр 19 ел дус.

«Апрель аенда икесенә дә 19 яшь тула. Без «Зәкят»кә» йөрибез, өйдә укыйбыз. Монда балалар белән шөгыльләнәләр, аш-суга да өйрәтәләр. Шул ук вакытта ата-аналарга да игътибар бирәләр, мәсәлән, тегәргә өйрәнергә була. Бәйрәмнәрдә азык-төлек җыелмалары да биреп торалар», – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100