news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда 500 мохтаҗ гаиләгә һәм 40 авыруга ярдәм күрсәтәчәк

«Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда 500 мохтаҗ гаиләгә һәм 40 авыруга ярдәм күрсәтәчәк
Салават Камалетдинов

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында республикадагы 500 мохтаҗ гаиләгә һәм 40 авыруга ярдәм күрсәтәчәк.

«Бүген «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафонын башлыйбыз. Быелгы Рамазанда республикада яшәүче 500 мохтаҗ гаиләгә 7шәр килограммлы азык-төлек җыелмаларын таратырга ниятлибез. Бүген 30 гаиләне үзебезгә чакырдык. Моннан тыш 20 авыру балага һәм 20 олы кешегә тернәкләндерү курслары, дәвалану өчен ярдәм бирергә ниятлибез. Шулай ук, республикабызның мәчет, мәдрәсәләрендә мохтаҗлар өчен ифтарлар оештырабыз», – дип сөйләде «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Марданов.

Азык-төлек җыелмасы он, ярма, май, токмач, шикәр комы, чәй, хөрмә кебек туклану продуктларыннан тора.

«Зәкят» хәйрия фонды фитр сәдакасы, фидия һәм зәкятне кабул итә. «2022 елда Рамазан аенда 1,4 миллион сум җыйдык һәм мохтаҗларга җиткердек», – ди җитәкче.

Азык-төлек пакетын алырга килгән Венера Хадиеваның баласы инвалид. «Безнең кебек гаиләләргә, балаларга хөрмәт белән караулары өчен бик зур рәхмәт. Иң кирәкле азык-төлекне җыйганнар. Алар безгә бик зур ярдәм күрсәтә, чараларга чакырып торалар», – дип сөйләде ул. 

Ярдәм алырга килгән Нәзирә Николаева фондка рәхмәт сүзләрен әйтте. 

«Алар безне бервакытта да ташламый. Минем улыма 11 яшь, аны үзем генә үстерәм, 2020 елда ирем вафат булды», – диде ул. 

Ярдәмне «Зәкят» хәйрия фондының сайты аша һәм ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән реквизитлар буенча җибәрергә була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100