Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авылны саклап калу өчен хезмәт хакына карашны тамырдан үзгәртергә тиешбез – М.Әхмәтов
Министр сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 20,7 мең сум тәшкил итә.
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Авылны саклап калу өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакын арттырырга кирәк. Бу хакта бүген Марат Әхмәтов Игенчеләр сараенда елның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасында әйтте.
Исегезгә төшерик, бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып хезмәт куйган “Иң яхшы икътисадчы”, “Иң яхшы хисапчы”, Иң яхшы инженер”, “Иң яхшы зоотехник”, Иң яхшы мал табибы”, Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы кадрлар белгече”, “Иң яхшы селекция-нәсел хезмәте белгече” номинацияләре буенча республика алдынгылары министрлыкның Мактау кәгазе һәм акчалата премиягә лаек булды.
Икътисадчыларны котлап бетергәч, министр: “Бүген кайсыгызның кул астында эшләүче белгеч уртача 25 мең сум акча ала?” – дип сорады. Бер белгеч кул күтәрде. “22 мең сум кайсыгызда бар?” – дигәч, өч кешенең кулы күтәрелде.
Татарстанның авыл хуҗалыгы министры шуннан соң җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте.
«Бүген авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 20,7 мең сум. Әгәр без алдагы 5-7 ел эчендә уртача икътисадны куып тота алмаячакбыз икән, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм урыннарда башкарма хезмәтчәннәр белән елдан-ел авырга туры киләчәк. Авылны һәм авыл хуҗалыгын саклап калырга теләсәк, хезмәт хакына булган мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә тиешбез”, – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз