news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл яшьләре өчен үткәрелгән "Авылда социаль проектлар” грант бәйгесе җиңүчеләре билгеле

"Авылны онытмаган, авылда үзен табарга теләгән кешеләргә без рәхмәтле", - ди Марат Әхмәтов.

Авыл яшьләре өчен үткәрелгән "Авылда социаль проектлар” грант бәйгесе җиңүчеләре билгеле
архив

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Авылда социаль проектлар” грант бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Бүген аларны Игенчеләр сараенда “Авыл яшьләре инициативаларына ярдәм – авыл территорияләрен үстерү нигезе” республика авыл яшьләре форумының пленар утырышында бүләкләделәр.

  • 18-20 апрель көннәрендә “Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, “2019-2021 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре” дәүләт ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, республика авыл яшьләре форумын уздырды. Грант бәйгесенә авыл территорияләрен үстерү проектлары тәкъдим ителгән.

“Авыл яшьләренең гражданлык-хокукый аңын үстерү” номинациясендә 50 мең сумлык сертификатлар “Яшел Үзән һәм Алабуга районнары яшьләренә тапшырылды. “Авыл территорияләренең үзенчәлеген саклау” номинациясендә Азнакай, Бөгелмә, Питрәч районнары вәкилләре 100 мең сумлык грантка лаек булды.

“Һөнәри ориентация һәм үзбилгеләнеш” номинациясендә Арча – 80, Баулы 150 мең сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнде. “Авыл җирендә эшмәкәрлек үсеше” номинациясендә Зәй районына 50 мең сум, Түбән Кама районына 150 мең сум, Менделеевск районына 180 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

“Авыл территорияләрендә креатив технологияләр үсеше” номинациясендә Балтач районы вәкилләре 50 мең, Чүпрәле районы 100 мең сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнде. “Гаилә социаль институтын үстерү” номинациясендә 50 мең сумлык сертификатларга Кама Тамагы, Яшел Үзән, Кайбыч, Теләче районнары лаек булды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылның үзенә бер тормыш рәвеше булуын искәртте. “Бер яктан ул соры, кызыктырмый торган тормыш рәвеше кебек тоелса, шул ук вакытта анда үзенә үзе шөгыль таба белә торган, намус белән эшләүчеләр категориясе бар. Авылны онытмаган, авылда үзен табарга теләгән кешеләргә без рәхмәтле. Андыйларга без булышырга телибез”, - ди министр.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов министрлыкның бурычы яшь буынның мәнфәгатьләрен кайгырту, яшьләр белән тыгыз элемтәдә булу икәнлеген искәртте. Бүген ул авыл җирлегендә яшьләрнең саны 185 мең булуын әйтте. Алар өчен дә барып ял итәрлек урыннар, шартлар тудыру кирәклеген телгә алды.

“Шәһәрдән китүчеләр гел булыр инде ул, ләкин авылда да үзен күрсәтә, эшли алам дигәннәрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек мохит тә булырга тиеш”, - диде.

ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев бүген авылның яклауга мохтаҗ булганын ассызыклады. “Авылны тормыш һәм эш өчен дә кызыктырырлык урын итәргә кирәк. 8 сентябрьдә сайлаулар. Яшьләр Дәүләт Советына килергә тиеш. Закон дәрәҗәсендә мәнфәгатьләрне яклау зарур”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100