news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хезмәтчәннәренә багышланган «Эш батыры - ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Авыл хезмәтчәннәренә багышланган «Эш батыры - ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бүген «Игенчеләр сарае» бинасында «Эш батыры - ил батыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйгене «Сабантуй» балалар журналы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрде.

Истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнарын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина тапшырды.

«Сез бик тырыш. Үсә төшкәч, безгә эшкә килерсез дип ышанабыз. Безгә яшь кадрлар бик кирәк. Шундый көчле, матур егетләр, кызлар авыл хуҗалыгында эшләсә, зур уңышларга ирешербез, дип ышанам», - диде министр урынбасары.

Бәйгене 2 номинациядә узган: язма эшләр һәм видео. Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге «Татар-иформ»да чыккан иде.

«Безнең максат гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән һәм эшләүче кешеләрнең хехмәтен күрсәтү иде. Бүгенге балалар ипине курьер алып килә дип уйлый, икмәкнең ничек барлыкка килүен белмиләр. Балаларның эшләре бик көчле иде, без - журналистлар үзебез өчен дә яңалыклар ачтык. Бу балар, бәлки, авыл хуҗалыгы хезмәткәре булып китәр, чөнки язмаларында әтисе яки бабасы эшен дәвам итү теләген җиткерүчеләр булды» , - диде журналның баш мөхәррире.

Аның сүзләренчә, Зиннур Хөснияр «Сабантуй» журналының баш мөхәррире булган вакытта министрлык белән хезмәттәшлек булган.

«Сабантуй»ның исеме дә авыл хуҗалыгы белән бәйле. Зиннур Хөснияр мөхәррир булган вакытта хезмәттәшлек булган, бәйгеләр дә үткәрелгән. Бу хезмәттәшлек дәвамлы булсын иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Язма эшләр номинациясендә 1 урын яулаган Нияз Фәртдинов үзенең бабасы турында язган булган, тантанага да алар бергә килгәннәр. Хәйдәр әфәнде гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган.

Арча районы Түбән Аты мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Хәмилуллина ике укучысын алып килгән.

«Вакытлы матбугат чараларын укыйбыз, балалар «Сабантуй» журналын алдыра, балаларның мәкаләләре, иҗади эшләре даими басылып килә. Шунда без нигезләмәде күрдек. Минем 8 укучым катнашты, ике бала призлы урынга лаек булды», - диде ул.

Илназ Сибгатуллин комбайнчы булып эшләүче әтисе турында язып җибәргән булган. Ул язма эшләр буенча 2нче урынга лаек булды. Ул үзе дә комбайнчы ярдәмче булып эшли. "Комбайнчы булырга хыялланам", - диде.

Илдан Сибгатуллин күрше апасы турында язган. Ул сыер савучы булып эшли. «Мин ике тапкыр аның янына кердем. Сыер савучы булу авыр, иртүк эшкә барырга кирәк», - диде ул.

Казанның Муса Җәлили исеменләге 26нчы лицей укучысы Камилә Газиева журналның кызыксындыру бүләген алды. Аның сыйныф җитәкчесе Галина Шәрәфиева сүзләренчә, бәйгедә катнашырга китапханәче тәкъдим иткән.« Гаилә белән бергә әзерләндек. Камилә тракторчы булып эшләгән дәү әтисе турында язды», - диде ул.

Бәйгедә катнашучы барлык укучыларга да электрон сертификатлар җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100