news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бәйгенең җиңүчеләре билгеле

«Сабантуй» журналы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бәйгенең җиңүчеләре билгеле
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2023 елның 1 апреленнән «Сабантуй» балалар журналы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Эш батыры – ил батыры» дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйгедә җиңүчеләр билгеле.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйге ике номинациядә үткән. Республиканың төрле районнарыннан 40лап эш килгән. Бәйге шартлары буенча, укучылар авылның хезмәт алдынгылары турында инша-шигырь язарга, видеолар төшерергә тиеш булган.

Нәтиҗәдә иҗади эшләр номинациясендә өч урынга өчәр җиңүче билгеләнгән. Видео номинациясендә - өч җиңүче. Шулай ук, «Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан, ике бала кызыксындыру бүләгенә ия була. «Эш батыры – ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы котлау чарасы 16 февральдә «Игенчеләр сарае» бинасында була.

Җиңүчеләр исемлеге:

Язма эшләр буенча:

I урын:

  • Нияз Фәртдинов (Азнакай районы, Актүбә бистәсе 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы);
  • Гайсә Закиров (Кукмара районы, К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе укучысы);
  • Сәйдә Сәфәрова (Казан шәһәре, Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия укучысы).

II урын:

  • Гадел Корбангалиев (Балтач районы, Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе укучысы);
  • Әмир Хуҗиев (Арча районы, Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе укучысы);
  • Илназ һәм Илдан Сибгатуллиннар (Арча районы, Түбән Аты төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары).

III урын:

  • Данис Әхмәтов (Актаныш районы, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы);
  • Сәмирә Гыйззәтуллина (Казан шәһәре 22нче мәктәп укучысы);
  • Нияз Кәбиров (Яшел Үзән районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе укучысы).

Видео буенча:

  • Камил Галимбәков (Саба районы, Сәләтле балалар мәктәбе укучысы);
  • Айзат Усманов (Казан шәһәре, А.Алиш исемендәге 20нче гимназия укучысы);
  • Булат Мәгыйзов (Казан шәһәре, 10нчы гимназия укучысы).

«Сабантуй» журналының кызыксындыру бүләге:

  • Камилә Газиева (Казан шәһәре, М.Җәлил исемендәге 26нчы лицей укучысы);
  • Әмилә һәм Тамина Галәветдиновалар (Алабуга районы, Морт мәктәбе укучылары)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100