news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда аеруча җаваплы районнар билгеле

Иртәгә, 23 декабрь – шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәсенең соңгы көне.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда аеруча җаваплы районнар билгеле
Султан Исхаков

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 16 сентябрьдән башланган авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәләрендә 1 миллиард сумлык продукция сатылган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтте.

Быел ярминкәләр Казанда 10 сәүдә һәм 7 чатыр мәйданчыгында, Чаллыда өч мәйданчыкта оештырылды. Шулай ук Яшел Үзән районының “Яңа Тура” технополисы янында да авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә иттеләр.

“14 ярминкәдә 1 миллиард сумлык продукция сатылды. 17,8 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1,2 мең тонна ит, 777 тонна он, 811 тонна шикәр комы, 8,7 миллион данә тавык йомыркасы тәкъдим ителде”, – диде урынбасар.

Елдагыча, ярминкәдә сатыла торган продукция бәясе кибеттәгедән арзанрак. Әйтик, ярминкәдә сыер итенең килограммы – 280-320, дуңгыз ите – 220-250, бәрәңге – 12, бер лит сөт 30 сум тора.

“Сезон башында шәһәр халкы яшелчә, бәрәңге, ашлык запасы туплады. Бүген исә сөт һәм сөт ризыклары, помидор, кыяр, итне теләп алалар”, – диде Николай Титов.

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда аеруча көч куйган районнарны да билгеләп үтте.

“Ярминкә чараларын үткәрүдә Саба, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Тукай, Нурлат, Сарман, Спасс, Тәтеш, Теләче, Балтач районнары аеруча җаваплы карый. Күпчелек район башлыклары үзләре дә ярминкәләрдә катнаша”, – диде Николай Титов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100