news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры язгы чәчү проблемаларсыз гына булмас дип кисәтә

Язгы-кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 20 миллиард сум акча кирәк.

Авыл хуҗалыгы министры язгы чәчү проблемаларсыз гына булмас дип кисәтә
Архив:Михаил Захаров

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре быел проблемалы булачак, ди. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйтте.

“Язгы-кыр эшләрен башкарып чыгу өчен генә 20 млрд сум акча кирәк. Бу 1 гектар җиргә 7 мең сум дигән сүз”, – ди Марат Әхмәтов.

Министр финанс кыенлыкларын ашлык һәм шикәр комына бәя кинәт төшү белән бәйләп аңлата. Министр сүзләренчә, шикәр заводлары 2016 елга караганда 2 млрд сумга азрак керем ала. Әйтик, 2016 елда бер килограмм шикәр комы – 37 сум торса, 2017 елда исә 25 сумга төшкән.

“Хуҗалыклар чәчү эшләрен тиешле дәрәҗәдә аванслый алмый. Шикәр комының сатып алу бәясе төшү аркасында, хуҗалыклар финанс мөмкинлекләрен югалта. Бу – язгы кыр эшләрен башкаруга әзерлек сыйфаты һәм чәчү эшләрен башкаруда ачык чагылачак”, – ди Марат Әхмәтов.

Аның фикеренчә, сөтнең сатып алу бәясе түбән булу да хуҗалыкларны чыдамлылыкка сыный.

Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, язгы-кыр эшләренә кирәкле 20 млрд сумның 7,5 млрд сумын минераль ашламаларга тотарга туры киләчәк. Бу – бер гектар мәйданга 65 килограмм исәбеннән санаганда.

Орлык алу өчен – 1,3 млрд сум, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьларга – 5 млрд сум, язгы кыр эшләренә хезмәт хакы түләү өчен – 1,6 млрд сум, башка чыгымнарга 3 млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.

“Гомумән алганда, җир эшеннән беренче керемнәрне ала башлаганчы, август уртасына кадәр, 26 млрд сумнан артык акча кирәк”, – диде авыл хуҗалыгы министры. Әлеге сумманың бер өлеше бюджет хисабыннан ябылса, 15 млрд сумга якынын банклардан кыска сроклы кредит итеп алырга туры киләчәк”, – диде авыл хуҗалыгы министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100