news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры Спас һәм Әлки районнарында кыр эшләре барышы белән танышты

Марат Әхмәтов очрашуда "Коры, аяз һава торышын файдаланып калыгыз һәм икмәкне күбрәк мәйданда җыеп алырга тырышыгыз”, - дип билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы министры Спас һәм Әлки районнарында кыр эшләре барышы белән танышты
agro.tatarstan.ru

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Спас һәм Әлки районнарында булды. Эш сәфәре барышында министр районнарның кырларын карады, уңыш җыю эшләре белән танышты.

Марат Әхмәтов Спас районында Юрий Сёмушкин, Айсылу Мөхәммәтова, Александр Планин, “Авангард” акционерлык җәмгыяте басуларында булды. Вертолеттан караганнан соң, ул Ямбакты авылы җирлеге кырына төште. Монда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры фермер хуҗалыклары, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән эшлекле киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә бөртеклеләрнең яңа уңышын, ягулык материалларын сатып алу бәясе мәсьәләсе каралды, сөт җитештерүдә хәлләрнең торышы, республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру, фермерларга грант ярдәме буенча фикер алыштылар.

Алга таба ул Әлки муниципаль районда булды. Район башлыгы Александр Никошин белән берлектә алар район кырларын карады. Соңыннан министр ООО “Хузангаево” оешмасында кыр эшләре барышы белән танышты. Монда барлык мәйданның 60 процентында ашлык суктырылган.

Очрашу ахырында Марат Әхмәтов: “Синоптинклар фаразлавынча, тиздән яңгырлар башланырга мөмкин. Шуңа күрә коры, аяз һава торышын файдаланып калыгыз һәм икмәкне күбрәк мәйданда җыеп алырга һәм саклауга куярга тырышыгыз”, - дип билгеләп үтте. 

Марат Әхмәтов урак өстендә кыр эшчәннәренә уңышлар теләде һәм дәүләт алга таба да авыл хуҗалыгына ярдәм итәчәк, дип ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100