news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: Урып-җыю эшләре җиңел булмаячак

Министр Татарстанның Баулы һәм Ютазы районнары кырларының торышы белән танышты.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Баулы һәм Ютазы муниципаль районнарында булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Баулы районында министр, вертолетта кырлар өстеннән әйләнеп узганнан соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу "Бәкер" КФХ кырында узды.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин терлекләргә азык әзерләүнең һәм урып-җыюга әзерлекнең барышы турында сөйләде.

Марат Әхмәтов район игенчеләрен алдагы урып-җыю кампаниясенә җитди карарга өндәде. «Урып-җыю эшләре җиңел булмаячак, – дип ассызыклады ул. – Ашлыкны киптерү һәм эшкәртү мөһим роль уйнаячак. Әлбәттә, техника әзерлегенең һәм эшне оештыруның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы да бик мөһим».

Очрашу азагында министр хуҗалыклар җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде, сорауларның күпчелеге авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуны субсидияләү, ашлыкка бәяләр турында булды.

Ютазы районында министр, шулай ук кырларны караганнан соң, авыл җирлекләре башлыклары һәм АПК оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында дәүләт ярдәме чараларының гамәлгә ашырылуы, машина-трактор паркын яңарту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Марат Әхмәтов район кырларының торышын уңай бәяләде һәм игенчеләргә уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100