Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы кооперативлары эшен өйрәнү өчен, татарстанлылар Липецк өлкәсенә барачак
Татарстаннан делегациянең ел башында баруы көтелә.
![Авыл хуҗалыгы кооперативлары эшен өйрәнү өчен, татарстанлылар Липецк өлкәсенә барачак](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/28/39a360a1a3cc719e546e7ac9eeb110475a0ef0a3970275d4347d2d72ee98.jpg)
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе ел башында авыл хуҗалыгы кооперативлары тәҗрибәсен өйрәнү өчен, татарстанлыларның Липецк өлкәсенә баруы ниятләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуда хәбәр итте.
“Липецк өлкәсендә шундый хәрәкәт бар. Анда 100 дән артык кооператив. Бездә бит элек бер кооператор иде, хәзер сөт җыя - кооператив, кишер җыя - кооператив, тавык-казын үстерә - кооператив. Хәзер авыл саен бәләкәй генә кооператив, ләкин ул ышанычлы кооператив. Ел башында, март ае булырмы, бер төркем җитәкчеләрне Липецкига шушы мәсьәләне өйрәнергә җибәрәбез. Бу - кызык әйбер, кирәк әйбер”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе тәҗрибәсе өйрәнеләчәген әйтте.
Парламент рәисе Липецкига барачак төркемгә шушы эш белән шөгыльләнүчеләр, шушы теманы яктыртучылар кертеләчәген белдерде.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/680a205dd4c8647909d8d6eab32892d7a584105904cc6394ea8e25d30793.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз