ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Тукай районының элеккеге башлыгы сак астына алынды
Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән
Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак
Яшел Үзәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый җыелган

Сәясәт

Ф.Мөхәммәтшинга журналистлар һәм түрәләр мөнәсәбәтләрен законлаштыруны тәкъдим иттеләр

28 декабрь 2017, 14:03 , Фото: http://gossov.tatarstan.ru

Ф.Мөхәммәтшинга журналистлар һәм түрәләр мөнәсәбәтләрен законлаштыруны тәкъдим иттеләр Парламент рәисе элек җитәкчеләрнең тәнкыйди материаллар буенча актив фикер алышканнарын билгеләп узды.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Түрәләр массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәкаләләргә реакциясен күрсәтергә, фикерен белдерергә тиеш, дип саный “Республика Татарстан” газетасы редакторы Александр Латышев. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашуында белдерде.

Александр Латышевның соравы ММЧ һәм түрәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне законлаштыруга кагылышлы иде. “Тәнкыйди мәкалә язасың – түрәләр дәшми. Бәлки, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм түрәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне закон тәртибендә җайга салыргадыр”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин элек җитәкчеләрнең тәнкыйди материаллар буенча актив фикер алышканнарын билгеләп узды. “Бүген эш формасы бераз башкача”, - диде ул. Парламент башлыгы әлеге тәкъдимне кабул итте һәм аның буенча уйларга вәгъдә бирде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр