«Хәрби егетләребезгә дарулар, күчтәнәчләр җыябыз. Барысын туплап, әзерләп куябыз да, хәрбиләр үзләре кайтып алып китәләр. Аллаһка шөкер, булышам, дип торучылар күп. Илдәге вазгыять халыкны берләштерде. Райондашларыбыз носки булса да бәйләп алып киләләр, яки азык-төлектән өлеш чыгаралар.
Шулай ук Казандагы хәрбиләр дәвалана торган хастаханәгә дә булышлык итәбез. Шушы ноябрь аенда гына да 2 тапкыр махсус операциядәге егетләргә кирәк-яраклар туплап җибәрдек. 2 тапкыр концерт белән хастаханәгә бардык. Анда да буш кул белән барганыбыз юк. Тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттерәбез, җыр-биюләр белән аз гына булса да күңелләрен йомшартырга тырышабыз. Коляскада утырган егетләрне дә сәхнәгә алып чыгып җырлатабыз, тартып йөреп биетәбез. Бер коляскадагы егет безнең чыгышлардан соң: «Мин бүген иң бәхетле кеше!» – дип кычкырып җибәрде. Шушы концертлар вакытында алар аз гына булса да үзләренең авыруларын, җәрәхәтләрен онытып торалар.
Изгелек эшлим дип, дошман җыйган вакытлар да була, яшермим. Кемдер, авыру балага ярдәм итәм, ди дә аннары телефонын алмый, ишеген ачмый. Ә миңа оят түгел, мин сорыйм. Чөнки менә бу чирле балаларның, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең рәхмәт сүзләре миңа алтыннан да кыйммәтрәк. Кул селтисе килгән вакытлар да була, төрле җанга авыр сүзләр дә ишетәсең. Кайвакыт минем дә гап-гади хатын-кыз булып, дөнья мәшәкатьләре артыннан чапмый яшисем килә. Ләкин үлем тырнагыннан көчкә котылып калып, үз-үземә биргән сүземне үтәми булдыра алмыйм», – ди ул.
Ләйлә Карамова белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләшкән.