news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутат белән хушлашу чарасы Казанда узачак

Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин депутат Айрат Хәйруллин белән хушлашу чарасы филармония бинасында булачагын хәбәр итте.

Авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутат белән хушлашу чарасы Казанда узачак
Солтан Исхаков

(Казань, 7 февраль, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллин белән хушлашу чарасы 8 февральдә Казанда булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Инстаграм битендә язды.

«Хушлашу чарасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында сәгать 11дә башланачак», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе 7 февраль кичендә авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутатның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot