Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Айрат Хәйруллинның Россиядә билгеле шәхес булганын әйтте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутатның якыннары кайгысын уртаклашты.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин вафат булу сәбәпле, аның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты. Парламент җитәкчесе кайгы уртаклашу сүзләрен үзенең Инстаграм битендә язды.
«Безнең хезмәттәшебез, Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Хәйруллинның гомерен өзгән авиаһәлакәт турындагы куркыныч хәбәр республикада беркемне дә битараф калдырмагандыр. Аның исеме Россиядә билгеле иде, Татарстанда аны профессиональлеге, принципиальлеге, хәйрия эшчәнлеге өчен хөрмәт итәләр иде», — дип язган Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз