Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт Әхмәтханов: Бүген без Татарстан Дәүләт инспекциясенең 30 еллык юбилеен билгелибез
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 30 еллык юбилеен билгели. Оешма 1995нче елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән эшчәнлеген башлап җибәргән булган. Юбилей уңаеннан инспекциянең җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның фикерләрен һәм теләкләрен җиткерәбез.
«Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең хөрмәтле коллегалары һәм хөрмәтле ветераннарын юбилей белән котлыйм. Бүген без истәлекле датаны — оешмага нигез салынуга 30 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу – төрле буын хезмәткәрләрен берләштерүче үзенчәлекле бәйрәм, чөнки аларның һәрберсе әлеге хезмәтне үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертте. Узган еллар эчендә безнең формалашу һәм үсешнең катлаулы юлы булды», – дип ассызыклады җитәкче.
Шулай ук ул һөнәри осталык, эшкә җаваплы караш һәм гомумән алганда да хезмәткә тугрылык аркасында – инспекция алкоголь продукциясен контрольдә тотуда казанышлар яулаган. Аннары, Әхмәтханов сүзләренчә, оешма – кулланучылар базары өлкәсендә, гражданнарыбызның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауда дәүләтнең ышанычлы таянычына әверелгән
«Бүгенге юбилей традицияләр дәвамлылыгы, өлкән хезмәттәшләрнең зирәклеге һәм яшь белгечләрнең энергиясе символы булсын. Коллективыбызның иң яхшы сыйфатлары — профессионализм, җаваплылык һәм үзара ярдәмләшү саклансын, алга таба баруга бу омтылу рухландырсын иде. Бәйрәм белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар телим коллективка! Намуслы хезмәтләре һәм үз вазифаларына чын күңелдән бирелгәннәре өчен рәхмәтләремне белдерәсем килә», – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз