news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна уртасында Татарстанга яңгыр һәм салкыннар киләчәк

Бу атнада Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә. Атна уртасында гына кайбер районнарда яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада +20 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне дә көндез 15-20 градус, төнлә 0-5 градус фаразлана. Әмма атмосфера фронты һава торышын үзгәртәчәк: төнлә урыны белән яңгырлар булачак.

Пәнҗешәмбе көнне бераз суытачак, төнлә 0-5 градус, көндез 7-12 градус булачак. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.

Фаразлауларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемнәр бик аз булачак. Һава температурасы төнлә -2дән+3 градуска кадәр, ә көндез 7дән 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot