Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта
Казанда 4 апрельдә яңгырсыз аязучан болытлы һава торышы булачак. Синоптиклар көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр җил һәм +18 градуска кадәр җылы вәгъдә итә.
Республика территориясендә коры һәм бик җылы һава торышы көтелә. Термометр баганалары төнлә +5 тән 0 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава +15-20 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
5 апрельдә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән җил исәчәк, тизлеге секундына 5-14 метрга кадәр булачак. һава температурасы төнлә 0 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез термометр баганалары +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк.
6 апрельдә Татарстанда урыны белән бераз яңгыр, тизлеге секундына 6-11 метр (урыны белән секундына 14 метр булачак) тәшкил итәчәк төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр үзгәрәчәк, көндез +12 градуска кадәр җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз