Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ат көне»ндә Аударышта җиңгән Илнур Гобәйдуллин: Атны тән белән тоярга кирәк
Кеше мине аңламаган вакытта атлар янына чыгып утырырып сөйләшәм, ди ул.
Кукмара районы Олыяз авылы көрәшчесе Илнур Гобәйдуллин әйтүенчә, Аударыш уенында ят атта килеш җиңү яулар өчен атны тән белән тоя белергә кирәк.
Илнур Гобәйдуллин Арча районында узган "Ат көне" бәйрәмендә оештырылган Аударыш уенында җиңү яулады. Ул 80 килограммнан җиңелрәк үлчәм категориясендә җиңде. Уенда катнашучылар үз атларында түгел, ә ят ат өстендә утырган килеш көрәште.
"Мин декабрь аеннан июнь аена кадәр атларны чабышларга әзерлим. Көн саен атта булганга җиңелрәктер. Ат барысын да үзе сиздерә, аны тәнең белән тоярга гына кирәк", - дип сөйләде ул.
Көрәшче үзе 11 чабышкы ат тота.
"Атлар - әтидән миңа күчкән шөгыль. Ул гомере буе атлар тотты. Әти мәрхүм булды, хәзер аның эшен үзем дәвам итәм", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Ул үзе колледжда укытучы булып эшли. Эшкә киткәнче атларга игътибар биреп өлгерү өчен иртәнгә сәгать өчтә торуын әйтте.
"Атлар миңа җан тынычлыгы бирә. Кеше мине аңламаган вакытта яннарына чыгып утырырып сөйләшәм. Эндәшмәсәләр дә, алар мине аңлый", - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз