news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында «Ат көне» бәйрәмендә узган «Аударыш» уены җиңүчеләре билгеле

Җиңүчеләрне ике категориядә билгеләделәр.

Арча районында «Ат көне» бәйрәмендә узган «Аударыш» уены җиңүчеләре билгеле
Салават Камалетдинов

Бүген Арча районында "Ат көне" бәйрәмендә Аударыш уены булды. Көрәшне фермер Фәрит Нәбиуллин алып барды.

"Аударышта катнашучылар саны ел саен арта бара. Катнашучыларның тәҗрибәсе арту да сизелә. Без быел уенны ике үлчәү категориясендә үткәрдек: 80 килограмга кадәр һәм 80нән өстәгеләр (авт. - аттагы кешенең авырлыгы). Беренче категориядә - 14, икенче категориядә 8 кеше катнашты", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.  

Аның сүзләренчә, уенда катнашучылар Арча, Кукмара, Әтнө, Лениногорск, Әлмәт, Азнакай районнарыннан килгән.

"Матур көрәш күрсәттеләр, трибуналар да тулы иде. Киләсе елларда уен тагын да көчлерәк узачак, дип ышанам", - диде фермер.  

Аударышта җиңүчеләр:

80 килограммга кадәр авырлыкта җиңүчеләр:

  • 1 урын - Илнур Гобәйдуллин (Кукмара районы)
  • 2 урын - Илдар Хамадиев (Лениногорск рацоны)
  • 3 урын - Илнур Рамазанов (Арча районы)

80 килограммнан артык авырлыкта җиңүчеләр:

  • 1 урын - Динар Хәйбриев (Әлмәт районы)
  • 2 урын - Таһир Сагетдинов (Азнакай районы)
  • 3 урын - Эмиль Миңнебаев (Әлмәт районы)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100