news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр

«Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

9 августта Арча районы Яңа Кырлай авылында узачак «Ат көне» ат спорты фестивалендә беренче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак. Баш батырга төп бүләк – ат бүләк итәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, көрәш ярышлары ике катергориядә узачак, приз фонды – 668 мең сум.

«Көрәш ике категориядә – 2007 елгылар һәм аннан яшьрәкләр, 2007 елгыдан олыраклар арасында оештырылачак. Яшьләр арасында һәр үлчәм авырлыгында беренче урын алучыларга – 10 мең, икенче урынга – 6 мең, өченче һәм дүртенче урыннарга – дүртәр мең сум акча булачак. Баш батырга – тәкә. Олылар көрәшендә һәр авырлык үлчәмендә җиңүчегә – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак. Олылар арасында баш батырга ат бүләк ителәчәк», – дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot