news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ат көне» ат спорты фестивале быел 10 еллыгын билгеләп үтә

«Ат көне» ат спорты фестивале быел 10 еллыгын билгеләп үтә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

9 августта Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне» фестивале була. Бәйрәм 2015 елдан бирде уздырылып килә. 10 ел эчендә ул «Ат көне» ат спорты фестивале статусына ия булды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Фестиваль кысаларында ел саен 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә дистанцион ат чабышлары һәм төрле спорт уеннары уза. Ярышларда ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша.

«Фестивальгә бөтен Россиядән – Удмуртия, Карачай-Черкессия, Кабарда-Балкария республикаларыннан, Төмәннән, Пенза, Липецк, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү, Самара, Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән катнашучылар җыелачак. Ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша. Чабышлар татар токымлы, чиста канлы, ярым канлы һәм җирле токымлы атларда оештырыла. Дистанцион ат чабышларында хөкемдарлык итү өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан халыкара категорияле хөкемдарлар коллегиясе чакырылган», – дип таныштырды Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ат чабышлары: 70 кг, 70 тән 90 кг кадәр һәм 90+ килограмм үлчәү авырлыгында узачак. Гомуми приз фонды 2,2 млн сум тәшкил итә.

Фестиваль кысаларында бай мәдәни программа әзерләнгән. Кунаклар өчен район ансамбльләре һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак. Концерт программасын Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм халык артисты Зөлфия Шакирова чыгышлары көтелә.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot