news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров Теләче районының еллык нәтиҗәләрен уңышлы дип бәяләде

Әсгать Сәфәров Теләче районының еллык нәтиҗәләрен уңышлы дип бәяләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул чыгышында сөйләде.

«Бүгенге очрашудан файдаланып, районның барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне белдерәм. Авыр хезмәтегездә сезгә уңышлар телим! Авылның тотрыклы үсешендә, авыл халкының керемнәрен формалаштыруда хуҗалыклар мөһим роль уйный. Республика базарында Сезнең авыл хуҗалыклары уңай бәяләнә - сез сигезенче урында. Район икътисады үсешендә зур потенциал кече һәм урта бизнеска карый», - диде Әсгать Сәфәрова чыгышында.

Аның әйтүенчә, федераль һәм республика программалары буенча Теләче районында күп объектлар төзелде һәм төзекләндерелде. «Бүген күптән көтелгән объектларның берсе – «Киләчәк» яшьләр үзәге кулланылышка тапшырылды. Республикада барлыгы шундый 36 яшьләр үзәге ачылды. Бу бик мөһим. Җәмәгать тәртибенә килгәндә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Теләче – иң куркынычсыз район. Районда җинаятьчелек дәрәҗәсе түбән», - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе мәктәп эскәмиясеннән башлап фәнни потенциалны үстерү бурычын йөкләде. «Сезнең бурыч – белем бирү сыйфатын күтәрү. Сездә укыту дәрәҗәсенең сыйфаты кимүе күзәтелә», - диде ул.

Моннан тыш, Әсгать Сәфәров республикада милләтара һәм динара татулык мәсьәләсенә дә тукталып үтте. «Халкыбыз арасындагы дуслык – безнең иң зур байлыгыбыз. Бүгенге иҗтимагый-сәяси шартларда бердәмлекне саклау бик мөһим эш. Бу эшне алып барабыз. Районның барлык халкына, Татарстанның социаль-икътисади эшенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм, барыгызга да уңышлар телим», - диде ул.

  • Утырышта Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга куелган бурычлар турында чыгыш ясады.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100