news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсгать Сәфәров Президент сайлаулары турында: Бу – үз җитәкчеңә ышаныч белдерү дигән сүз

Әсгать Сәфәров Президент сайлаулары турында: Бу – үз җитәкчеңә ышаныч белдерү дигән сүз
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Теләче районы Советының киңәйтелгән утырышында 15-19 мартта Россия Президенты сайлаулары турында искәртте.

«Без беркемне дә агитацияләргә хокуклы түгел. Без сезнең белән дәүләтебез, суверенитетыбыз, халыкның куркынычсызлыгы һәм иминлеге мәсьәләсендә бердәмлекне күрсәтик, бердәм булыйк. Сайлау участокларына гаиләләр белән килергә мөмкин. Көнбатышка куркынычсызлык мәсьәләсенең безнең өчен никадәр мөһим булуын күрсәтергә тиеш. Гомумән алганда, бу сайлаулар – илкүләм референдум – үз җитәкчеңә ышаныч белдерү дигән сүз», - диде ул чыгышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot