Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Архив комитеты рәисе: «Ядкәр» проекты буенча барлык районнарда эшләү кирәк
«Ядкәр» генеалогик порталы проекты уңышлы гамәлгә ашырылсын өчен, Татарстанның барлык муниципаль районнарында эш башкарырга кирәк. ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Татарстан парламентының 37нче утырышында шулай дип әйтте.
«Проект архив документларына нигезләнеп, республикада яшәүче халыкның нәсел җепләрен, элемтәләрен барлау, эшкәртү, системалаштыру процессларын автоматлаштыру ярдәмендә башкарыла. Бүген халык белән эш республиканың тугыз районында үткәрелә, 92 торак пункт буенча мәгълүмат җыелды, 24 меңнән артык шәҗәрә төзелде. Проект кысаларында архив документларыннан барлыгы 111 млн нан артык язма эшкәртеләчәк», - диде ул.
Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, шәҗәрә төзү эше өч айдан алып елларга кадәр сузылырга мөмкин. «Кайбер авылларда архивлар янган, без ачыктан-ачык, шәҗәрәләрне төзү мөмкин түгел, дибез. Ә кайбер тарихчылар һәм генеалоглар эшләгәнчә уйлап чыгармыйбыз», - дип белдерде комитет рәисе.
Ул Россиянең башка төбәкләрендәге архивлардан да материаллар сатып алынуын әйтте. «Якындагы субъектлардан кирәкле документлар сатып алынды, аерым алганда, Башкортстанның Милли архивыннан һәм Россия дәүләт борынгы актлар архивыннан 1, 2, 3 нче җанисәпнең ревиз исемлекләре», - диде.
«Эш күләме тулысынча үтәлгәч, республикада яшәүче һәркем яки ата-бабалары Татарстан территориясендә яшәгән һәр кеше, өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләре порталында бер көн дәвамында генеалогик тикшеренүен күрә алачак», - диде Гөлнара Габдрахманова.
Бөтен тупланган мәгълүмат дәүләт саклавында мәңгелеккә калуын искәртте. «Мондый платформа бездә генә бар. Интернетта тәкъдим иткәне ул - сездән мәгълүмат җыялар да, сез үзегезнең шәҗәрәгезне төзергә тиеш булачаксыз, хаталары да күп булуы ихтимал», - дип кисәтте. Комитет рәисе депутатларны проектта актив катнашырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз