news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Археолог Наил Нәбиуллин: Юкәтау – изге урын, безнең бурыч – аны саклап калу

Археолог Наил Нәбиуллин: Юкәтау – изге урын, безнең бурыч – аны саклап калу
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Археолог, тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин Чистай районындагы Юкәтау археология һәйкәлен саклап калуның мөһимлеген аңлатты.

«Интеллектуаль, кадрлар потенциалы, битараф булмаган халкы булган Чистай районында тарихи гаделлекне торгызу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. «Чистай Кирмәне» Юкәтауны кайтара алуга ышанам. Ныгытманың якынча чирек өлеше хәзерге көнгә кадәр сакланган. Юкәтау - изге урын, монда безнең ата-бабаларыбыз яшәгән һәм җирләнгән. Монда хокук нормаларыннан бигрәк әхлак нормалары өстен чыгарга тиеш. Безнең бурыч - аны саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Чистайның хәзерге территориясендә ким дигәндә 4-5 урта гасыр археология һәйкәле булуын әйтте. Юкәтауда оештырылган тикшеренү эшләрен искә алды.

«Юкәтау хәзерге Чистай территориясенең көнбатыш читендә урнашкан. Бу шәһәр якынча X гасыр башында барлыкка килгән. 1970 елда танылган археолог Тамара Хлебникова Юкәтауда беренче тулы масштаблы казу эшләре үткәргән. Ул экспедициядә Болгар тыюлыгының беренче директоры Җәмил Мөхәммәтшин катнашкан. Археология институты 1990нчы елларда Юкәтауны өйрәнүне дәвам итә. Фаяз Хуҗин тикшеренү эшләрен җитәкли», – диде ул.

Аның сүзләренчә, тарихи урында соңгы казу эшләре 2013 елда булган.

«Юкәтауда соңгы казу эшләре 11 ел элек оештырылды. Юкәтауны, Чистайның башка һәйкәлләрен тикшерү материаллары һәм нәтиҗәләре аларны саклап калу, тиешенчә файдалану һәм популярлаштыру өчен фәнни нигез булачак. Кызганыч, хуҗалык өчен җирләр үзләштерелү, табигать йогынтысы, хәзинә эзләүчеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә Юкәтауга зыян килә. Юкәтауның бер өлеше генә Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кергән. Реестрга кертүне дәвам итәргә кирәк», – диде ул.

Чистай музеенда Юкәтау археология һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллануга багышланган түгәрәк өстәл узган иде. Наил Нәбиуллин Чистай районы хакимиятенә, түгәрәк өстәлне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлеге чарадан тулы репортаж белән «Интертат» сайтында таныша аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100