news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин: Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында ришвәт алмыйлармы әллә?

Министр сүзләренчә, Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эш бөтенләй алып барылмый диярлек.

Артем Хохорин: Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында ришвәт алмыйлармы әллә?
prav.tatarstan.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин хезмәткәрләрен ришвәтчелек белән актив көрәшергә чакырды.

«Икенче категориягә кергән районнарда вәзгыятьнең башкача булуын аңлыйм. Әмма узган елда ришвәт бирү очрагы Актаныш районында гына ачыкланды. Яшел Үзән һәм Азнакай районнарында ришвәт алмыйлар мәллә? Өченче категориягә караган авыл районнарында да шундый ук хәл», - дип искәртте министр.

Артем Хохорин шулай ук полицейскийларның браконьерлыкка каршы көрәш өлкәсендә дә тиешенчә эшләмәвен билгеләп үтте. Министр сүзләренчә, узган елда Тәтеш һәм Тукай районнарында бер генә җинаять тә ачыкланмаган. 

"Татар-информ" агентылыгы Татарстан полицейскийлары җинаять ачу буенча соңгы 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100