ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Рәсми Татарстан

Татарстан полицейскийлары җинаять ачу буенча соңгы 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән

18 гыйнвар 2018, 10:04 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан полицейскийлары җинаять ачу буенча соңгы 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 2017 елда җинаятьләрне ачуда уртача күрсәткеч 58 проценттан артып киткән.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Узган елда Татарстан полицейскийлары җинаятьләрне ачуда 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Бүген Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ведомствоның киңәйтелгән коллегиясе барышында узган елга нәтиҗәләр ясады.

Әйтик, 2017 елда җинаятьләрне ачуда уртача күрсәткеч 58 проценттан артып киткән. Авыр җинаятьләрне ачу – 65, кеше үтерүгә бәйле җинаятьләрне ачу 95 процентка җиткән. Шул ук вакытта, сәламәтлеккә белә торып авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләрнең барысы да диярлек ачылган.

Явыз ният белән һөҗүм итү һәм талау очракларының 90 проценттан артыгы ачылган. Узган елда барлыгы 46 093 җинаять теркәлгән булган.

«Хезмәткәрләрнең эше артты. Соңгы кыскартулар нәтиҗәсендә без шәхси составның 18 процентка якынын югалттык. Эш шартлары ничек кенә катлаулы булса да, үз алдыбызга безнең эшнең сыйфатына бернинди кыенлыклар да йогынты ясарга тиеш түгел дигән максат куябыз», - дип искәртте Артём Хохорин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр